Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта законнар чыгаручылар утырышында катнашты

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимияте законнар чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты.

Алтмыш дүртенче утырыш юбилей утырышына әйләнде – Ассоциация эшли башлаганга быел 20 ел тулды. Фәрит Мөхәммәтшин 2002 елдан бирле аның әгъзасы булып тора. Ул – оешмага нигез салучыларның берсе, ике тапкыр – 2005, 2015 елларда аның координаторы итеп сайланды.

Фәрит Мөхәммәтшинга Ассоциацияне булдыру һәм үстерүгә шәхсән зур өлеш керткән өчен Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты тапшырылды.
«Округның законнар чыгаручылары, Идел буе төбәге субъектлары парламентчылары җитәкчеләренең берлектә эшләве өчен әйбәт мәйданчык булдырылды, – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга, Ассоциациянең егерме еллык эшенә йомгак ясап. – Биредә без уңай тәҗрибә белән уртаклашабыз һәм көн кадагына суга торган мәсьәләләрне карыйбыз. Бу юлы без Ассоциациянең алга таба эшчәнлеге буенча үз тәкъдимнәребезне дә җиткердек. Бу эш алга таба да камилләштерелер һәм ныгыр дип уйлыйм».
Ассоциациянең алтмыш дүртенче утырышында парламентчылар хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү һәм күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь төзекләндерү буенча төбәк программаларын тормышка ашыру хакында фикер алышты.


Фикер өстәү