Белгечләр викторияне алма яки виноград серкәсе эремәсендә тотарга киңәш итә

Кибет-базарлар кайлардандыр кайтарылган бакча җиләге белән тулды. Аларның сыйфатлымы-юкмы, өлгергәнме-юкмы икәнен ничек белергә? “Челнинские известия” хәбәрчесенә “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсе белгечләре болайрак аңлаткан.

Җиләк өсте ялтырап торырга, коры, шома, изелмәгән булырга тиеш. Касә яфрагы кипмәгән булсын. Шул ук вакытта җиләкнең хуш исе бөркелеп торсын. Иссез викториянең сыйфатлы булуы бик шикле.
“Җиләкнең тәмлеме-юкмы икәнен белү өчен касә яфрагына игътибар итәргә кирәк: җиләк белән аның арасында аз гына аралык булса, җиләк тәмле, сусыл булачак”, – дип аңлатып үткән белгеч. Саклауга килгәндә, герметик целлофан капчыкларга 150-200 грамм күләмендә генә тутырып, катырып куюдан да яхшысы юк.
Ашар алдыннан, җиләкне краннан агып торган салкын су белән яхшылап юарга кирәк. Җиләкнең касә яфракларын өзмәскә. Суы саркыганнан соң кәгазь сөлге белән корытып алырга.
Белгеч киңәш иткәнчә, бакча җиләген сыек кына уксус эремәсендә тотып, зарарсызландырып алырга мөмкин. Моның өчен бер литр суга бер аш кашыгы исәбеннән виноград яки алма серкәсе салып, эремә ясарга. Җиләкне эремәдә 3-5 минут тотканнан соң краннан агып торган салкын су белән яхшылап чайкатырга.


Фикер өстәү