Россия көне уңаеннан, Кипр башкаласы урамнары буйлап 50 метрлы флаг белән узганнар

Кипрның дүрт шәһәрендә, шул исәптән башкаласында да Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Бәйрәмгә Пафос, Лимассол һәм Ларнака да кушылды, Россия триколорлары белән автоузышлар оештырды.
Иң масштаблы акция Никосия башкаласында узды. Катнашучылар 50 метрлы Россия флагы белән шәһәр урамнары буйлап Элефтериас мәйданына кадәр уздылар. Анда безнең ил гимнын башкардылар һәм халыкны Кипрдагы илчелекнең илче киңәшчесе Андрей Пантюхов сәламләде.
Аннары бәйрәм Россия һәм Кипр музыкантларының патриотик һәм бәйрәм җырларын башкарган концерты белән дәвам итте.


Фикер өстәү