Казан бистәсендә туй күңелсез тәмамланган: арендага алынган коттеджда янгын чыккан

Казанның Салмачы бистәсендә яңа коттедж янган, анда 20 кеше туй үткәрергә җыелган булган. Үзәк урамдагы янгын турында хәбәр төнлә килеп ирешә. Социаль челтәрләрдә таралган видеоларда ут ялмап алган йортны күрергә мөмкин.

Кунаклар урамга чыгып, янгын сүндерүчеләрне чакыртырга өлгергән. Арендага алынган коттеджның түбәсенә ут капкан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре утны тиз арада сүндергән һәм мунча комплексы янындагы янкорманың түбәсе, аның эчлеге, мебеле януын ачыклаган. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән, янгын электр җиһазларын дөрес кулланмаудан килеп чыккан дип фаразлана.

.


Фикер өстәү