Татарстанда 83 яшьлек бабай янып үлгән

Узган төндә  Татарстанның Әгерҗе районында Яңавыл авылында йорт янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килгәч бер катлы агач йортны ут камап алуын ачыклый. Янгынны сүндергән вакытта 83 яшьлек бабайның мәете табылган.

Ир-атның өйдә ялгызы гына яшәве мәгълүм,  ул начар ишеткән, верандада тәмәке тарта торган булган.

Янгын йортны тулысынча юк иткән, ут 49 кв.метр мәйданны биләгән. Беренчел фаразалар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан.


Фикер өстәү