Европа берлеге 14 июньнән Россиянең өч банкын SWIFT системасыннан чыгара

14 июньнән башлап Европа берлегенең Россиягә каршы санкцияләренең чираттагы пакеты кысаларында Сбербанк, Россельхозбанк һәм Мәскәү кредит банкны (МКБ) SWIFT халыкара түләү системасыннан чыгарачак,  дип хәбәр итә РИА Новости.

Финанс оешмалары моңа әзер булуын һәм аларның эшенә тискәре йогынты ясалмаячагын белдерә.

Сбербанкта эш гадәти режимда дәвам итәчәк, SWIFT системасыннан аеру халыкара исәп-хисапларга бәйле вазгыятькә йогынты ясамаячак, дип искәртәләр.

МКБда операцияләрнең ил эчендә штатлы режимда барачагын, чит ил түләүләрендә эшкәртү сроклары артырга мөмкин булуын әйтәләр.

Россельхозбанкта банк системасында өзлексез автономияле эш алып бару өчен барлык кирәкле шартлар да булдырылган.

Март башында Европа Берлеге ВТБ, «Россия» һәм «Открытие», Новикомбанк, Промсвязьбанк, Совкомбанк һәм ВЭБ ДК банкларын системадан өзгән иде инде.


Фикер өстәү