Онколог яшь ир-атлар арасында кискен арткан яман шеш төрен атады

Соңгы вакытта яшьләр арасында баш һәм муен яман шешләренең кайбер төрләре белән авыручылар саны арткан. Аның белән күбрәк ир-атлар авырый, дип белдергән РИА Новостига Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Н.Блохин исемендәге онкология фәнни-тикшеренү институтының баш һәм муен шешләре хирургия бүлеге мөдире, медицина фәннәре докторы, табиб-онколог Михаил Кропотов.

Табиб соңгы елларда баш һәм муен тирәсендә яман шешләрнең артуын әйткән. «Бу кеше папилломасы вирусы белән бәйле авыз-йоткылык яман шеше», — ди Кропотов.

Ямаш шешнең әлеге төре белән күбрәк ир-атлар авыруын, хатын-кызларда сирәгрәк очравын әйткән табиб.

Яшьләрдә яман шеш шактый агрессив булуга карамастан, дәвалап булуын һәм пациентларның күбесе тулысынча савыгуын да искәрткән Кропотов.


Фикер өстәү