Казан танк училищесын тәмамлаган егеткә үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде

Узган ял көннәрендә Мари Иле республикасы башлыгы Юрий Зайцев махсус хәрби операциядә каһарманнарча һәлак булган танкист Дамир Шәймәрдановның әти-әнисенә Россия Герое Йолдызын тапшырган.

Бу хакта “Татар-информ” “Йошкар-Ола” басмасы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Дамир Йошкар-Ола шәһәрендә туган. Казан югары танк училищесын тәмамлаган. 2022 елның гыйнварыннан танк ротасы командиры булып хезмәт иткән.

Танкист 30 апрель көнне Харьков өлкәсе Изюм районының Долгенькое авылын азат иткәндә һәлак булган. Биредә ике атна дәвамында канкойгыч сугыш булган.

“Дамир бу сугышта колоннаның башында барган. Ул үзен чын хәрби, чын солдат буларак күрсәткән. Үз илен, үз Ватанын саклап һәлак булган. Дөреслек хакына, иптәшләренең гомерен саклап калу хакына яу кырында башын салган. Шуңа күрә без аның истәлеген кадерләп сакларга тиеш. Йошкар-Ола шәһәре һәм Мари Иле Республикасы батыр егетнең истәлеген беркайчан да онытмаячак”, – дип билгеләп үткән республика башлыгы Юрий Зайцев.


Фикер өстәү