Татарстанлыларга торак сатып алырга акча туплар өчен ун ел вакыт кирәк

Торак сатып алу буенча Татарстан Россия төбәкләре арасындагы рейтингта 67 нче урынга урнашкан. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

Белгечләр әйтүенчә, 2022 ел башына икенчел базарда ике бүлмәле фатир алыр өчен ким дигәндә 10,2 ел вакыт кирәк. Чагыштыру өчен, 2021 ел башында россиялеләр фатир өчен кирәкле сумманы 8,1 елда туплый ала торган булган.

Ел башына республикада 60 квадрат метрлы фатирның уртача бәясе 6,3 млн сумны тәшкил итә. Татарстан буенча Росреестр мәгълүматларына караганда, быелның маенда торак сату һәм алу буенча 5529 килешү төзелгән. Бу апрельгә караганда 38,7 процентка кимрәк.


Фикер өстәү