Трансплантолог Ринат Галиев турында: «Ул меңләгән кешеләрне үлемнән йолып калды»

Табибларның һөнәри бәйрәмнәрен каршы алган көннәрдә, Милли китапханәдә медицина фәннәре докторы, профессор Ринат Галиевның тормышына һәм профессиональ эшчәнлегенә багышланган «Большой души человек. Хирургия и судьба профессора Галеева» («Олы җанлы кеше. Хирургия һәм профессор Галиевның язмышы») дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды.

Ринат Галиев – Татарстанда  медицина өлкәсендә трансплантологиягә нигез салган күренекле шәхес, Россиянең һәм Татарстанның атказанган табибы, Россия һәм Европаның уролог, трансплантолог һәм онкологлар оешмасы әгъзасы. Ул 40 елдан артык дәвалау эше белән шөгыльләнә, шуның 30 елын Республика клиник хастаханәсендә урология һәм бөерләр күчереп утырту бүлеген җитәкләүгә багышлый. КДМАның урология һәм нефрология кафедрасын җитәкли, йөздән артык талантлы уролог-табибны тәрбияли. Уңышлы хезмәте өчен аңа ике тапкыр  «Ак чәчәкләр» Республика премиясе бирелә, 2016 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә лаек була. 2019 елда вафат.

Ринат Галиев – үрнәк һәм камил табиб образын үзендә гәүдәләндергән, практика һәм фән өлкәсен мөкәммәл рәвештә алып барган һәм яшь буынга җиткергән күренекле табиб, зур шәхес. Үзенең уникаль операцияләре белән ул меңләгән кешеләрне үлемнән йолып кала һәм аның исеме Россия медицинасы өлкәсенә алтын хәрефләр белән язылган.

Әлеге саллы китапның идея авторы – хатыны Галия Галиева, язучы авторы Валерий Мирошников. Кичәне дә Валерий Мирошников Лилия Апакова белән бергә сәхнә экранында китапның эчтәлегеннән төрле фото-сюжетлар белән бәйләп  алып барды.  Иң изге һөнәр ияләре турында чыккан беренче китап Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»е булса, икенчесе әлеге китап,  диде алар.

Бу китапта табибның башлангыч чорыннан алып соңгы елларына кадәр булган эшчәнлеге сурәтләнә. Ул табигатьне яраткан, ял вакытларында авылда, бакчада яшәүне кулай күргән. Урманчы малае булуы да күп нәрсә сөйли.

«Ул бик ачык күңелле, ярдәмчел һәм зыялы кеше иде. Үрнәк әти һәм ир булды. Үз эшен бик яратты, яраткан эше тормышының мәгънәсе булды. Ул  пациентларының һәрберсенә игътибарлы иде. Талантлы укучылар тәрбияләде, безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә куллана алырлык үз мәктәбен булдырды. Арабыздан киткәч, аның турында истәлек, хатирә язып калдыру турында уйлый башладым. Китап – бик күп сабырлык, тырышлык нәтиҗәсе. Аны туплап, дөньяга чыгарганы өчен, китапның авторы Валерий Мирошниковка рәхмәтлемен», – диде сәхнәдән Галия ханым.

Алар ике ул үстерәләр, өлкән уллары Шамил дә табиб һөнәрен сайлый. Ул хәзерге вакытта Волжск шәһәрендә академик В.И. Шумаков исемендәге медицина фәнни-тикшеренү трансплантология үзәген җитәкли. Кичә азагында ул әнисенә ак чәчәкләр бүләк итте, әти-әниебезгә без бик рәхмәтлебез, диде. Әйе, шул чәчәкләрдәй ак күңелле, изге җанлы кешеләр генә шундый саваплы да, җаваплы хезмәтне үти, кешеләргә шатлык өләшә аладыр ул. Ринат Харис улының башлаган эше дәвамлы булсын иде.

                                                                                              Алсу Хәкимова

 

 


Фикер өстәү