16 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Африка балаларын яклау көне

Бу көнне үткәрү инициаторы – Африка берлеге оешмасы. Дата очраклы гына сайланмый. 1976 елның 16 июнендә меңнәрчә кара тәнле мәктәп балалары һәм студентлар Соуэто бистәсендәге урамнарга чыгалар. Алар үз туган телләрендә белем алырга мөмкинлек бирүне таләп итәләр. Демонстрацияне хөкүмәт гаскәрләре тарата, йөзләрчә бала атып үтерелә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 1976 елның 16 июненнән 1977 елның 28 февраленә кадәр 575 кеше һәлак була, 6 мең кеше кулга алына.

Космоста – беренче  хатын-кыз

59 ел элек (1963) Валентина Терешкова космоска оча. Хатын-кызларны космонавтлар отрядына кабул итү карары 1961 елда кабул ителә. Бик катлаулы сайлаулар үткәч, Валентина Терешкова отрядка кертелә. Космоска ул бер урынлы «Восток-6» кораблендә юл ала. Галәмдә 2 тәүлек 225 сәгать 50 минут була. Бу вакыт эчендә космик корабль Җир шары тирәли 48 тапкыр әйләнеп чыга.

Икенче хатын-кыз Светлана Савицкая космоска 19 елдан соң оча.

«Артек»

97 ел элек (1925) Кырымда,Кара диңгез буенда Бөтенсоюз пионер лагере ачыла. Бүген ул «Артек» халыкара үзәге дип атала. Балалар лагерен төзү турында беренче тапкыр 1924 елның 5 ноябрендә игълан ителә. Ул туберкулез авыруыннан интегүче лагерь-санаторий буларак оеша. Беренче сменага 80 пионер килә. Аларны дүрт брезент чатырга урнаштыралар. Ул елны барлыгы 300 бала ял итә. Өч елдан соң яр буенда фанер йортлар пәйда була. 1930 елда кышын да эшли торган корпуслар сафка баса.

Бүген «Артек» — дөньяда  иң зур халыкара балалар үзәге. Аның территориясе 218 гектар. Яр буендагы комлыклар 7 чакрымга сузыла. Җәй көне һәр сменага – 3500, кышын 1500 бала ял итәргә килә.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү