Петербургтагы халыкара икътисади форум вакытында Рөстәм Миңнеханов рекордлы сандагы килешүгә кул куйган, очрашулар уздырган

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербургта узган халыкара икътисади форум вакытында 14 килешү имзалаган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Миңнехановның эшенә йомгак ясап, хәбәр итәбез, республика Президенты тарафыннан 14 килешү имзаланды һәм тагын 6 килешүгә аның катнашында кул куелды.
ПХИФ кысаларында республика Президенты барлыгы 35 очрашу уздырды», — ди Галимова.


Фикер өстәү