Бурычлыларның мөлкәтләрен алалар

Ел башыннан бирле Татарстан приставлары бурычын түләмәүчеләрнең 1500гә якын күчемле һәм күчемсез милкенә арест салган. Хуҗасыннан алынган мөлкәтнең гомуми бәясе 420 миллион сумнан артыграк тәшкил итә.

Пристав, теге яки бу кешенең бурычын түләтү өчен, милкеннән мәхрүм итү хокукына ия. Әйтергә кирәк, әлеге чараның нәтиҗәсе шактый ук зур. Мәсәлән, Әлмәт районында яшәүче берәү «Hyundai Sonata» маркалы автомобиленә чикләү салынганнан соң 10 көн узуга, салымчылар алдындагы барлык бурычын (204,5 мең сумнан артык) түләгән. Машинасын аңа кире кайтарганнар. Шул ук вакытта Казанның бер фирмасы хуҗасы  6,5 миллион сумга якын бурычын түләмәгән. Аның арест салынган 2 машинасы – «Kia Rio» һәм «Renault Duster»,  аукционда сатылып, бурыч түләүгә китәчәк.


Фикер өстәү