Суднолар төзүдә хезмәттәшлек буенча килешү төзеләчәк

22–25 июньдә Саха Республикасында үтәчәк Татарстан көннәрендә суднолар төзүдә хезмәттәшлек буенча килешү төзеләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан сәүдә һәм сәнәгать  министрлыгының төбәкара элемтәләрне үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Будкин хәбәр итте.

–  Без Татарстан предприятиеләреннән Якутия базарларына чыгарга теләгән зур бизнес делегациясе алып барабыз. Төбәкләрнең инвестицион, сәнәгать, туристик куәтен тәкъдим итү, тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла. Форум кысасында төбәкара һәм предприятиеләр арасында хезмәттәшлек итү буенча берничә килешү имзаланачак. Без суднолар төзелеше өлкәсендәге хезмәттәшлеккә чыгабыз, – диде Дмитрий Будкин.

Сүз сыекландырылган табигый газда эшли торган суднолар төзү турында бара.  Белгеч билгеләп үткәнчә, республика Якутиягә транспорт сату турында да кызыксына. Хәзерге вакытта Якутиядә берничә эре инвестпроект гамәлгә ашырыла, аларның суммасы – 4,5 млрд сумнан артык. КамАЗ вәкилләре форумда инвесторлар белән сөйләшүләр алып барачак.


Фикер өстәү