Искергән саен кыйммәтләнә: коммуналь хезмәт күрсәтүче челтәрләр ремонтка мохтаҗ

Бар да туза… Коммуналь хезмәт күрсәтүче челтәрләр ремонтка мохтаҗ. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларының тузу дәрәҗәсе – 53проценкта, җылылык белән тәэмин итү объектларыныкы – 51 процентка искергән. Суүткәргеч челтәрләрнең 32 проценты, канализация челтәрләренең 38 проценты, җылылык челтәрләренең 37 проценты яңартылуга мохтаҗ. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров сүзләренә караганда, республикадагы хәлләр ил буенча караганда яхшырак күренсә дә, вакытында ремонт ясалмаса аварияләр саны артачак. Тузган челтәрләрнең күбесе су белән тәэмин итү өлкәсенә туры килә.

– Республикада коммуналь инфраструктураны торгызуга 13,9 млрд.сум акча каралган, – ди Илдус Насыйров.

Очрашуда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларының тузган һәм авария хәлендәге челтәрләре хакында да сөйләштеләр. Аларның 70 проценты эшкә яраксыз икән.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина аңлатып узганча, «Водоканал» оешмасының инвестиция программасын гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт Казан да яшәүчеләрнең түләвен арттыруга озак вакытка чик индексларны килештергән. 2022 елның 1 июленнән индексның күләме 13 процентны тәшкил итәчәк. Бу бәяләр күтәрелүгә китерә. Шулай итеп, Казанда 1 июльдән суның бер кубометры өчен 24,80 сум, 1 кубометр ташландык су агызган өчен тариф 27,60 сум булачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү