«Тозлы күл»нең  ачылу вакыты билгеле

Быел Россиянең иң популяр ял һәм сәламәтләндерү курортларының берсе булып торган “Тозлы күл”дә сезон ачылу чигерелә киленде. Курорт территориясендәге тозлы күлләрдә баручы карст процессы сәбәпле, ул хәтта бөтенләй ачылмаска мөмкин, дигән хәбәрләр дә йөрде.

Тик соңгы мәгълүматлардан билгеле булганча, “Тозлы күл” курорты 20 июньдә ачылачак. Белгечләр җимереклекләрне бетерү буенча зур эшләр башкарган, ярларны ныгыткан, гидроизоляция ясаган.

Курортның рәсми сайтындагы игълан буенча, быел керү билеты 300 сум тора. Әлеге бәягә пляжлардагы шезлонглардан файдалану да кергән, дип хәбәр итә администрация. Сүз уңаеннан, быел аларның санын арттырганнар – 3000гә җиткергәннәр. Шулай ук җылы сулы душ бүлмәләре дә күбрәк булачак. Спорт һәм балалар өчен өч мәйданчык та эшләячәк.   

7 яшькә кадәрге балаларга курортка керү бушлай булачак. Ә 7 яше булган балаларга шулай ук 300 сум түләргә туры киләчәк.   

Белгеч: “Диңгез күзе” элекке хәленә кайтмаячак


Фикер өстәү