Рөстәм Миңнеханов «Казан» ат-спорт комплексында бәйрәм ярышларын карады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара ат-спорт комплексында булды, анда Сабантуй милли бәйрәменә багышланган традицион ат чабышлары уза.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев, Липецк өлкәсе Губернаторы Игорь Артамонов һәм башкалар катнашты.

Бәйрәм чаралары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән оештырылды. «Казан» халыкара ат спорты комплексы холлында республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ат спорты буенча республика спорт мәктәбе укучылары белән фотога төште. Яшь спортчылар Татарстан җыелма командасына керә, алар – Татарстан беренчелегенең абсолют чемпионнары.

Программада – 14 узыш, сәнгать осталары концерты, лотерея. Бәйрәмнең кульминациясе якты пиротехника тамашасы булачак.

Узышлар Татарстан Республикасы игенчеләре хөрмәтенә, республика нефтьчеләре хөрмәтенә, Казан Кремле Кубогына (Казан шәһәре мэриясе призы), Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу хөрмәтенә, «Сабантуй-2022» призына үткәрелә.


Фикер өстәү