1 июльдән 10 мең сум бирелә: аны алу шартлары

Пособие берничә төрле булачак. Берсе балалы гаиләләргә һәм йөклелекнең иртәнге срогында учетка баскан хатын-кызларга кагыла. Дәүләт хезмәтләре порталына шулай ук мәктәп яшендәге балаларга түләү алу (бер балага бер тапкыр бирелә) турында гариза тапшырырга мөмкин. Шул ук вакытта аз керемле гаиләләрдә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10ар мең сум алырга була.

Моннан тыш аз керемле йөкле хатын-кызларга эшләүчеләрнең яшәү минимумының 50 проценты күләмендә акча бирелә. Беренче һәм икенче бала туганда, бер тапкыр түләү 504 693 сум һәм 666 933 сум тәшкил итә.
Гадәттә мондый түләүләр картага эш көннәрендә 3нче числода килә. Әмма быел 3 июль якшәмбегә туры килә. Шуңа күрә пособиеләр алданрак – 1 июльдә җибәреләчәк.

Ә инде узган елның августында 18-23 яшьтәге физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм 6-18 яшьлек балалы гаиләләргә, керемнәренә бәйсез рәвештә, 10ар мең сум бирелде.


Фикер өстәү