Донбасска командировкага китүчеләргә икеләтә күләмдә хезмәт хакы түләнәчәк

Кагыйдәләрне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин раслаган.

Донбасска командировкага китүче дәүләт оешмалары хезмәткәрләре икеләтә күләмдә хезмәт хакы алачак. Кагыйдәләрне Россия Премьер-министры Михаил Мишустин раслаган. Бу җәһәттән тиешле карар хокукый мәгълүматлар рәсми сайтында басылып чыккан.

Яңа каагыйдәләр дәүләт органнарында, федераль дәүләт идарәсе органнары карамагындагы оешмалар һәм учреждениеләрдә эшләүчеләргә кагыла.

Моннан тыш шәһәрләрнең инфраструктурасын торгызу максатында Донбасска килүчеләр дә икеләтә күләмдә хезмәт хакы алачак.

Документ рәсми төстә басылып чыккан көннән үз көченә керә.


Фикер өстәү