Урта Кирмән авылында яшәүче Гөлназ Каюмова: «Инжирны көйләргә вакытым юк, үзе үсә»

Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәүче Гөлназ Каюмова бакчасында инжир үсә. Кызык, чәчәк тә атмыйча җимеш бирә икән. Аны үстерү кыенмы?

– Инжир ботагын иптәш хатын биргән иде. Анысы картайды инде. Монысын үзем ботактан яңадан үстердем. Кечкенә чагында ук  җимеш бирә башлый. Ләкин  барысы да өлгерми, берникадәр үскәч, коелып төшәләр. Үстерү үзенчәлекләрен белеп бетермим шул. Белсәгез, миңа да әйтерсез. Үсеп өлгергәннәре дә бар. Әстерхан чикләвеге кадәр була, шәмәхәләнебрәк тора. Бик йомшак, тәмле, баллы, эче тулы вак орлык була. Үзебез дә авыз итәбез, күршеләрне дә сыйлыйбыз. Кибеттән кипкән инжир алабыз бит. Свежий вакытта шундый була, – ди Гөлназ Каюмова.

Кыш көне чүлмәге белән өйдә утырса, җәен ул аны бакчага чыгара. Быел беренче тапкыр  савытыннан алып, теплицага утыртып караган. «Инжирны көйләргә вакытым юк. Үзе үсә инде шунда. Үрмәкүч бете  бик ияләшә, аннан башка үсемлекләргә күчә. Менә шул ягын яратмыйм. Өйдәге температурага риза булып утыра. Суны да  туфрагының дымлылыгына карап сибәм», – ди ул.

Гөлназның тәрәзә төбендә  берәр килолы лимоннар үстерүен дә беләбез.  Лимон белән чагыштырганда, ботагы бик тиз һәм җиңел тамырлана икән. Лимон  бик сирәк очракта гына тамыр җибәрә, ди. Ә инжир алай түгел.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү