Бүген Рөстәм Миңнеханов ил Президенты алдында чыгыш ясаячак

Россия Президенты Владимир Путин бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышын уздырачак. Утырыш торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш комплексын үстерүгә багышлана, дип яза ТАСС.

Анда Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Россия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов (Дәүләт Советының Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите комиссиясенә җитәкчелек итә) чыгыш ясаячак.
Владимир Путин утырышның үткәреләчәген Петербург халыкара икътисади форумы пленар утырышында белдергән иде. Аның әйтүенчә, төзелеш тармагын борчыган мәсьәләләр буенча губернаторлар белән бәйнә-бәйнә сөйләшергә кирәк. Ул шулай ук илдә тузган коммуналь челтәрләр өлешен акрынлап киметү зарурилыгын да билгеләп үтте.
Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, Дәүләт Советы Президиумы утырышында Россиянең төзелеш тармагын үстерү өчен өстәмә чаралар игълан ителергә мөмкин.


Фикер өстәү