Рамил Шәрәпов: «Кайчакта хатын белән Шәрәпҗан әйткәләшә»

Аның сызылып киткән кара мыегы, ак майкасы, кызыл эчле гәлүшләре инде күпләргә таныш.  Һәр мәхәббәт корты үзенең «красопетка»сына багышлый ала торган җырын да күпләр беләдер. Шәрәпҗан – Рамил Шәрәпов белән җәһәт кенә әңгәмә кордык.

– Ни хәл?

– Бик яхшы, Аллага шөкер. Сабантуйларны гөрләттек. Быелгы бәйрәмнәр минем өчен үзенчәлекле булды – Сабантуйларны Шәрәпҗан белән «бергә» алып бардык. Яртысын – ул, калганын – Рамил Шәрәпов.

– Арча районындагы бер авылга барып, бушка Сабан туе да уздырдыгыз.

– Әйе. Көтмәгәндә-уйламаганда, бер артист та килмәгән авылга барып, сюрприз ясарга кирәк дигән идея килде башыма. Айван авылына барып, халыкның гына түгел, үземнең дә күңелне күрдем. Аларның сөенгәннәрен күреп, үзем икеләтә сөендем. Бик чакырганнар иде инде. Барлык авыллар да бәйрәмгә артист чакырыр өчен иганәче табып бетерә алмый бит, күпләр үз көчләре белән уздыра Сабантуйларны. Киләчәктә шушы эшне дәвам итәргә, һич югында елга бер мәртәбә шундый бәйрәм оештырырга телим. Заманасы болганчык, иртәгә нәрсә буласын белгән юк. Бөтен әйбер акчага терәлмәгән бит.

– Күптән түгел Шәрәпҗан да җырлый башлады. «Красопетка»ның язылу тарихын сөйләгез әле.

– Шәрәпҗанны җырлату күптәнге хыялым иде. Әйтик, урыс эстрадасындагы Михаил Галустян, Александр Ревваның образларына туры килердәй җырлары бар. Без дә яздырырга булдык. Җыр февральдә үк әзер иде, ил-көндә хәлләр тыныч булмагач, бераз көттек.

– Клибы да шактый үзенчәлекле. Сценарийны үзегез яздыгызмы?

– Анысын курсташым, дустым Алмаз Гыйльметдинов белән яздык. Бер көндә генә, берничә айлар буе күңелебездә йөрттек, уйлаштык. Үзгә стиле дә булсын, халыкчан да булсын дип тырыштык. Әйбәт килеп чыкты дип уйлыйм. Командабыз зур иде, профессионаллар белән һәр образны уйлап эшләдек. Сүз уңаеннан, Шәрәпҗан өстендәге кып-кызыл костюмны киеп өйләнгән идем мин. Ул вакытта зуррак иде, хәзер кечерәйгән. Әллә Шәрәпҗанның җилкәсе киңрәк булып чыкты шунда…

– Халык кабул иттеме «Красопетка»ны?

– Төрле фикерләр булды. Һәрвакыттагыча инде – кемгәдер ошый, кемдер яратмый. Барысына да ошасын әле, дип эшләсәң дә, аны яратмаган ике кеше булса да табылачак. Үзем исә клипны да, җырны да уңышлы дип саныйм. Шәрәпҗанның юморы күбрәк абый-апаларга якын булса, җырны яшьләр яратыр, миңа калса.

– Тавышны шулай озак үзгәртеп тору кыендыр ул…

– Элек тавыш тизрәк арый, авыррак иде. Хәзер ияләштем. Тавышны җәһәт кенә үзгәртү дә кыен димәс идем. Кайвакыт өйдә дә, хатын белән әйткәләшә башласак, Шәрәпҗан булып сөйләшәм. Ничектер йомшаграк, кызыграк килеп чыга.

– Бу образыгыз пандемиянең кызган чагында, карантинда барлыкка килгән иде. Ул чакта андый образ уйлап табучы сез генә булмадыгыз. Башкалар белән чагыштырганда, Шәрәпҗан әле дә яши, әле дә популяр.

– Минемчә, аның сәбәбе – Шәрәпҗанның халыкчан булуы һәм кешеләрнең теленә менгән актуаль темаларны «эләктереп» ала белүедер. Инде бераз үзгәрешләр дә кертергә кирәк дип уйлыйм. Көн дә бәрәңге ашау да туйдыра бит. Яңа образлар турында уйланам. Уйланам уйлануын, тик ул бит уйламаган җирдән килеп чыга. Шәрәпҗан да шулай булды.

– Ә Рамил Шәрәповның хәлләре ничек? Шәрәпҗан белән чагыштырганда, игътибар кимеде кебек тоелмыймы?

– Шәрәпҗан популяр булганга шулай тоеладыр ул. Ләкин алар – икесе ике төрле кеше. Беренчесе халыкны көлдерсә, Рамил Шәрәпов җитдиерәк. Шигырьләр яздырып, халыкны рухи яктан баетырга тырышып иҗат итә ул.

Элегрәк татар юмор эстрадасында Шәрәпҗан кебек образлар шактый популяр иде. Аннан соң берара бетеп торды. Хәзер менә тагын шуңа әйләнеп кайттык. Сәбәбе нидә икән?

– Мондый хәл бит юмор өлкәсендә генә түгел, башка өлкәләрдә дә күзәтелә. Әйтик, моданы гына алыйк. Әүвәлге киенү стиле, элеккеге модага әйләнеп кайттык. Юморда да шулай. Берара югалып торып сагындыра, тансыкка әйләнә дә яңадан халыкка ошый башлый.

Блиц-сораштыру:

– Шәрәпҗанның кайсы сыйфатлары Рамил Шәрәповта да бар?

– Иң беренче чиратта, гадилектер. Икесе өчен дә иң мөһим сыйфат.

– Юмор – кем өчендер юаныч. Ә сезнең өчен нәрсә?

– Тормыш рәвешем, яшәү чыганагым. Юморсыз үземне, тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Гәрчә драма артисты булсам да.

– Кәефсез чакта нәрсә эшлисез?

– Елмаерга тырышам. Күңел тулганда, шигырьләр дә укыйм, видеога яздырам. Андый чакта алар тагы да ихлас, гади килеп чыга.

– Тормыш девизыгыз?

– Бары тик үзеңә генә ышан.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү