Буа районы халкы җирле паркның караучысыз калганы өчен борчыла

Буа районының Степановка авылы халкы җирле паркның караучысыз калганы өчен борчыла. Су сибүче булмагач, чыршылар корый, чабылмаган печән койма биеклегенә җитте, ди алар.

Әлеге ял урынын берничә ел элек ачкан булалар. Монда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл дә бар. Әлеге участокны авыл советына Валерий Синчугов биргән. Ул монда яшеллеккә күмелгән ял урыны булыр дип өметләнгән. Тик ни өчен паркка әлегә игътибар җитми? ТНВ хәбәрчесе Буада булып кайтты.

Степановка авылында 143 кеше яши. Җәен 200гә җитә. Монда мәктәп тә, балалар бакчалары да, башка оешмалар да юк. Мондый эшләргә кеше табып булмый, ди авыл җирлеге башлыгы. Тулырак ТНВ сюжетын карап белә алачаксыз.


Фикер өстәү