Татарстанда ковидка каршы кабат вакцинацияне 1,5 миллион кеше узмаган

Татарстанда 1,5 миллион кеше яңа коронавирус инфекциясенә каршы кабат прививка ясатмаган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«2021 елның 24 декабренә ике компонент белән дә вакцинация узган кешеләрнең саны – 1 859 785, вакцинацияне яңадан 24 июньгә 324 265 кеше генә үткән», – дип билгеләп үтте ул.

Владимир Жаворонков сүзләренчә, вакцинациягә карата кызыксыну югалу Covid-19 авырулары статистикасына начар йогынты ясарга мөмкин. Белгечләр яңа дулкынның август – сентябрь ахырында буласын фаразлый. Үз сәламәтлегеңне саклау өчен прививка ясату бик кирәк, дип искәртте министр урынбасары.

 


Фикер өстәү