Татарстанлылар июльдә өстәмә бер көн ял итәчәк

Татарстанда яшәүчеләр 9 июльдә, Корбан бәйрәме билгеләп үтелү сәбәпле, ял итәчәк. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, быел бу көн шимбәгә туры килә. Бәйрәм көн ялга туры килгәндә, өстәмә ял көне бирелми.

Россия Хезмәт кодексы нигезендә, 8 июльдә эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскарачак.


Фикер өстәү