РФ Хөкүмәте карары проекты норматив хокукый актлар сайтында урнаштырылган. Хәзерге вакытта шифаханә-курортта дәвалануның максималь дәвамлылыгы 21 көн тәшкил итә.
«Россия Хезмәт министрлыгы махсус операция ветераннарына 42 көн дәвамында шифаханә-курорт дәвалануы узарга мөмкинлек бирергә тәкъдим итә», – диелә хәбәрдә.
Хәбәрдә аңлатылганча, әлеге үзгәреш беренче группа инвалидлык алган һәм тиешле дәвалау өчен күрсәтмәләре булган ветераннар өчен тәкъдим ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез