Инглиз телендә язылган элмә такталар: «Бу синең өчен түгел!»

Бу арада план буенча билгеләнгән диспансерлаштыру үтеп алдым әле. Табиблар бик игътибарлы булды. Һәр белгечкә диярлек талон бирделәр. Алары тагын УЗИга-фәләнгә җибәрделәр. Шулай йөри торгач, тикшерелү озаккарак та китте. Баштарак бик кысан, шыксыз тоелган коридорларга да күз ияләшкән кебек булды. Кызык һәм кызганыч хәлләр дә очраштыргалады.

Бервакыт шулай коридор башындагы бәдрәфләр каршында урнашкан кабинетка керергә чират көтеп торам. Ак яулыклы бер әби килде дә, күзлеген киеп, әле ир-атлар бәдрәфе ишеге төбендә, әле хатын-кызларныкында әрле-бирле йөренә, таптана башлады. Үзе нәрсәдер сөйләнә. Күренеп тора: аңлап бетерми бу.

– Апа, сез нәрсәдер эзлисез бугай? – дим.

Әллә татарча эндәшкәнгә, әллә инде сорашырга кеше табылганга, әбинең йөзе яктырып китте.

– Кызым, монда туалет кайда соң? – диде ул, колагыма итагатьле генә пышылдап. Югыйсә тирә-юньдә кеше дә юк иде инде.

– Менә бит, – дим. – Шушы ишекләр инде.

Әбием, аңлаган сыман итеп, ә-ә, дип куйды да, җил-җил атлап, ир-атлар бәдрәфенә юнәлде. Артыннан куып тотып, тиз генә хатын-кызларныкына кертеп җибәрдем. Чыккач, ул, сораулар биреп, мине тагын тинтерәтеп аласы итте.

– Кайсы кызларныкы, кайсы ирләрнеке икәнен ничек белергә соң монда? – ди.

Ишекләргә түгәрәк һәм өчпочмак куелган бит инде. Аңлаешлырак булсын дип, аска таба киңәеп киткәне итәк кебек була инде, димәк, монысы кызларныкы, дип әйткән булдым. Әби, беренче күргәндәй, кем белә, бәлки, шулайдыр да, ишектәге «кыз» белән «малай»ны сыйпап-сыйпап карады.

«Ә ник монда туалет дип язмаганнар соң?» – дип тагын сорау бирде. Язылган бит, монысы инглизчә дим, WC хәрефләренә төртеп күрсәтеп. Әбинең гаҗәпләнүдән күзләре шар булды.

– Ник безнең бүлнискә инглизләр дә йөримени? – диде ул, аптырап.

Башкалабыздагы элмә такталарның күпчелеге инглиз телендә булуы, ул түгел, яшьрәкләрнең дә аңлап бетермәве турында гәп куертып тормадым инде. Ни өчен дигән сорауга барыбер җавап бирә алмыйм бит.

Табиб яныннан чыгып, кайтыр юлга борылган идем. Әби тагын күземә чалынды. Талон алган да сканер янында басып тора. Әмма үткәрә алмый, чөнки кәгазьне сканерның экранына куя. Коридор буйлап күзәтеп киләм шулай: аптырап бетте бу. Мине күргәч, якын туганын күргәндәй, кәгазен кулыма тоттырды. Талонны сканер аша үткәреп, менә шушы номер зур экранга чыккач, кабинетка керерсең дип, әбине фойедагы утыргычка утыртып калдырдым.

– Кызым, син ачуланма инде яме. Мин инглизчә белмим шул. Мәктәптә дә укытмадылар. Әле русчасын да ипи-тозлык кына беләм. Авылдан мин. Университетларда укырга туры килмәде инде, – диде ул, аклангандай итеп.

Укысаң да әллә ни майтарып булмый әле. Поликлиникадан чыктым да күршедәге йорт алдыннан узып барам. Моңарчы игътибар гына ителмәгән икән. Беренче катта урнашкан барлык оешмалар, кибетләрнең исемнәре гел инглиз телендә язылган. Аңлаганын – аңладым, аңламаганын – юк. Миңа да инглизчә укырга туры килмәде шул. Әби әйтмешли, авылда чит телнең әсәре дә булмады, университетта гарәп теле керде. Чит илгә ял итәргә баргалый башлагач, әле ярый үзлегемнән азрак өйрәнгән идем. Кайчагында шуның файдасы тиеп куя. Ә болай инглиз телендә язылган элмә такталар: «Бу синең өчен түгел!» – дип чекрәеп торалар сыман. Ни икәнен белмәгәч, ишекне ачып керәсе җайсыз бит инде. Бәдрәфкә исә керми булмый.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү