28 июльдә Казанан Мисырга беренче очыш булачак. Әлегә Хургадага гына, очышлар 9 яки 20 көнгә бер булачак. Билгеле булганча 9 төнгә ике кешелек тур 125 мең сумнан башлана.
Февраль азагыннан Мисыр курортларына Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына туры очып була иде.
Хәзер туроператорлар иң популяр чит ил юнәлешләренә-Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, тагын Мисыр да өстәләчәк, дип фаразлый.