Татарстан башкаласының 50 кешесе 25 июнь көнне узган Казансу буенча экологик сплавта катнашты. Барлыгы 7 сәгать эчендә активистлар катамараннарда 11,5 чакрым араны уздылар һәм 280 кг авырлыкта 45 капчык чүп җыйдылар.
Урманче поселогыннан Зәңгәр күлләргә кадәр елга үзәнен чүп-чардан чистартып, акциядә катнашучылар судан шешәләр, кием-салым, автомобиль бамперын, офис кәнәфиен һәм башка әйберләрне чыгардылар, дип хәбәр иттеләр «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының матбугат хезмәтендә.
Июль аенда активистлар өчен тагын бер чара оештырылачак, анонсларны проектның Telegram-каналында һәм «Вконтакте»дагы рәсми берләшмәсендә күзәтеп була.
Исегезгә төшерәбез, мондый беренче акция узган ел булды: 47 активист 310 кг авырлыктагы 50 капчык чүп җыйды.