Төнлә Чаллыда торак йортларның берсендә газ шартлаган

Бүген төнге икенче яртыда Чаллының ГЭС бистәсендәге торак йортларның берсе шартлаган дип хәбәр итә «Татар-информ».

Бу мәгълүматны «Газпром Трансгаз Казан» оешмасынының җәмәгатьчелек һәм матбугат чаралары белән элемтә хезмәтендә раслаганнар. Торак йорт Җәлил урамында урнашкан.

Тәне пешкән 36 яшьлек ир-атны хастаханәгә озатканнар. Беренче мәгълүматларга караганда, ул үзенә кул салырга уйлаган булган.

Хәзер йорт газ белән тәэмин ителгән, газ куллану челтәренә зыян килмәгән, дип белдерә «Газпром Трансгаз Казан» оешмасы.

Беренчел мәгълүматлар буенча, газ шартлаган фатир хуҗасыннан тыш, башка берәү дә зыян күрмәгән. Шулай ук йорт конструкцияләре дә җимерелмәгән.

 


Фикер өстәү