Мөслим кызыклары

Һәр төбәк үзләренә генә хас мәзәкләргә, тапкыр сүзгә бик бай. Җор теллелеге белән авырлыкларны да баса, тормышны кызыклы, мәгънәле итә. Әйдәгез, мәзәкләр, тапкырлык капчыгын бергәләп барлыйк һәм аны газета укучыларыбыз хөкеменә дә тәкъдим итик әле.

Сездән мәзәкләр, кызык-мызыклар көтәбез.

Кукинлы вино

70нче елларда авыл кибетләренә шәраб 200 литрлы мичкәләрдә кайта иде. Хафиз абый күп еллар сатучы булып эшләгәч, винодан “чумара” кертү җаен да әйбәт белә: һәр мичкәгә 10-15 литр су куша, ә суны басмадан чыгышлый инештән чумырып кына ала икән.

Бервакыт колхоз рәисе – Социалистик Хезмәт Герое Л.Н.Мусин да бу кибеттән өч литрлы банка белән вино сатып алган. Кайткач карасалар, винода вак балыклар (кукиннар) йөзеп йөри. Икенче көнне әйткән бу: “Хафиз, виноң бик әйбәт булды, Казаннан килгән кунакларга да бик ошады, кабымлык та юллап тормадык – кукиннары белән тамак туйганчы сыйландык”, – дигән.

Муслюмовский атаман – Роман

Социализм еллары. Бөгелмәдә шоферлыкка укучы бер төркем Мөслим егетләре Сабантуй карарга чыккан. Матур гына ял итеп, хисләнеп утыра болар. Карасалар, шикле бер төркем боларга таба килә. Шунда Сабитов Рифкать әйтеп куя:

– Егетләр, болай итәбез, мин атаман булам, ә сез миңа хезмәт күрсәткән булып кыланырсыз, тегеләр белән үзем сөйләшермен.

Тегеләр килүгә, егетләрнең берсе агач яфраклары белән чебен куып, икенчесе тастымал белән җилләтеп, өченчесе ашарга китереп йөргән булып кылана. Табын уртасында кукыраеп утырган Рифкатьтән тегеләр сорап куя:

– Кто такой?

– Муслюмовский атаман – Роман, – ди Рифкать.

– Болар да безнең ише “шантрапа” икән, – дип китеп бара Бөгелмә егетләре.

“Сельхозтехника”да шофёр булып эшләгән чорда да машинасы һәрвакыт төзек булды, шундый тапкырлыгы, үткенлеге өчен Рифкать абыйны хөрмәт иттеләр.

“Только Кир-кир не надо

80нче еллар башында районга Әрмәнстаннан күпләп төзүчеләр килә башлады. Безнең җитәкчеләр аларны бик хуплап каршы алып, эшкә урнаштырып, хезмәт хакын да мулдан түләп бардылар. Шул чорда әрмән бригадиры “Сельхозтехника”га йөк машинасы сорап килә. Моңа Кыр-кыр кушаматлы Расил йөрткән “Урал” машинасын бирәләр.

Әрмәннәргә хезмәт хакы мул түләнгәнен искә алып, Расил алдан ук шарт куйган:

– Ашату-эчертү сездән, ә эштән соңга калып йөк бушаткан өчен – 50 сум акчалата түләрсез.

Чаллыда йөкне төягәч әбәт ашарга ашханәгә кергәннәр. Расилның тамагы ачкан, берүзенә ике кешелек ашарга алып, чын күңелдән сыйланып чыга.

Кайткач цементны складка бушатырга булалар. Эш төгәлләнер вакыт җиткәч, Расил тиз генә машинасын артка чигереп склад капкасын бикләгән дә:

– Давай оплату за сверхурочные работы – 50 рублей, – дип ультиматум куйган.

Нишләсеннәр инде, төн буе салкын складта ятканчы дип, әрмәннәр 50 сумны түләгән.

Икенче көнне йөкнең калган өлешен алып кайтырга тагын Расилны куйганнар. Моны ишеткән әрмән бригадиры директорга кереп:

– Ой-ой, Заки Исламович дорогой, ради бога, дайте другого, только Кир-кир не надо, очень много кушает, – дип елап җибәргән.

Унбиш суткага –“Урожай” колхозына

“Застой чоры” дип аталган 80нче еллар. Һәр хуҗалыкта 30-40 йөк машинасы, терлекчелек комплекслары, фермалар мал белән шыгрым тулы.

«Урожай» колхозы ул елларда миллионер хуҗалык иде. Сүз дә юк, бу уңышларга аның җитәкчесе М.С.Сәлаховның, җиде авылдагы эшчеләр һәм белгечләрнең алны-ялны белмичә эшләве нәтиҗәсендә ирешелде. Шул чорда «Урожай»дан хастаханәгә берәр авыру килсә, врачлар 3-4 көн дәвамында диагноз куя алмыйча интегәләр иде. Чөнки бу “авыру” көне-төне йоклый. Шулай итеп, ятып бераз хәл алуга, диагноз куйганны да көтмичә, бригадиры теге “авыруны” алып кайтып китеп тагын эшкә җигә икән.

М.Горький исемендәге хуҗалык рәисе Раиф Гәрәев ике көн дәвамында эшкә чыкмыйча аракы “тәмләп карау” белән шөгыльләнеп йөргән бер механизаторны идарәгә чакырткан да, участок инспекторы белән бергәләп “эшкәртергә” тотынганнар. Һаман эшкә чыгам димәгәч, Раиф Закирович участковыйга әйткән:

– Алып кит син бу сәрхүшне 15 суткага “Урожай”га!

Шулай дигәч, тегесе шундук айнып киткән:

– Ни кушсаң да үтим, берүк “Урожай”га гына җибәрмә!

Бер үк мәктәп кешеләре

Күп еллар дәвамында Туйкилде коррекция мәктәбендә директор булып эшләгән Җ.Г.Сираевны совхозга җитәкче итеп билгелиләр. Җыелыштан соң фермага килсә, эшләр-эшләмәс, эленке-салынкы гына кыймылдап йөрүче эшчеләрнең күпчелеге үзенең элеккеге укучылары икәнен күреп ала ул:

– Болай булгач, эшләребез гөрләп алга китәр, Иншалла, барыбыз да бер үк мәктәп кешеләре икән, – ди Сираев.

Файрус Гусман!

Ельцин бабай тәки сүзендә торды: өч ел эчендә барыбызны да “миллионерларга” әйләндерде дә куйды. Хезмәт хакын да 6-10 миллион ала башладык, тик шунысы гына начар, кибеттә бу акчага алырлык әйбер юк, бер кап шырпы да 1000 тәңкә тора. Гөрләп эшләп торган завод-фабрикалар туктап калды, колхоз-совхозлар бөлгенлеккә төште. Укытучылар, врачлар, инженерлар, завод эшчеләре тамак ялына базарга чүпрәк-чапрак сатарга чыгып басты. Товар алмашу, бартер системасы “хутка китте”, бандитлар, жуликлар, коммерсантлар күпләп үрчи башлады. Шул чорда Авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация бүлегенә Пензадан шалтыраталар:

– Я отправил вам счет на оплату механизмов и запчастей.

– С кем имею честь? – мин әйтәм.

– Абрам Моисеевич Гроссман, – ди бу.

– Я просмотрел ваши счета – запчасти слишком дорогие, мы не возьмём, – дим.

– А кто вы такой? – ди бу.

Мин моны кызык итәргә булдым, яһүдчәләп:

– Файрус Гусман! – дип җавап бирдем. Телефонның теге башында бер минутлык тынлык урнашты. Монда да яһүдләр бар икән, дип уйлагандыр, күрәсең. Бераздан:

– Я согласен с вами, на все запчасти цены снижаю на 15%, – ди бу.

– Вот это другой разговор, отправьте новые счета на оплату, – дип трубканы куйдым.

Яһүд белән яһүд уртак тел тапмыймы соң инде!..

 Фәйрүс Госман. Мөслим


Фикер өстәү