Татарстанда авылда туучылар санын арттыру өчен чаралар уйлап тапканнар

Татарстан Дәүләт Советы Социаль сәясәт комитеты утырышында парламентның Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгатен карады. Биредә авылда туучылар санын арттырыруга бәйле тәкъдимнәр китерелә.

Әйтик, төбәктә, 2018 елдан башлап, авыл һәм бистәләрдә яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга беренче бала өчен 50 000 сум күләмендә пособие түләнә. 29 яшькә кадәрле өченче баласын тапкач -100 000 сум. Күзәтүләр һәм статистик мәгълүматлар буенча, бу вакытта туучылар саны сизелерлек арткан.

— Шуңа күрә яшьләр турындагы закондагы кебек, әлеге яшьне 35 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итәбез,-дип белдерде республика Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.


Фикер өстәү