Раушания Юкачева турында хезмәттәшләре: «Елмаеп кайтып керер кебек»

Зөлфия, Заримә, Гайни, Ландыш, Айшә, Сәкинә… Камал театрының бер почмагында шыпырт кына аның рольләрен барлыйлар. Кояш, диләр, игътибарлы, диләр. Аннан уңайсызланып кына “иде” дип өстәп куялар. Нишлисең, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева турында да үткән заманда сөйләшергә калды. Якты актриса 63 яшендә мәңгелеккә китеп барды.

“Миндәге көчне роль  белән генә чыгарып бетереп булмый, шуңа күрә гомер буе ике эштә эшләдем”, – дигән иде ул соңгы әңгәмәсендә. Төрле елларда Камал театры директоры урынбасары да, шәһәр филармониясе директоры да, “Балачак” студиясе җитәкчесе дә була ул. Әмма бу эшләр бервакытта да иҗатка хилафлык китермәгән. Театр исә гаиләгә дигән игътибарны урламаган.

Татарстанның халык артисты, скрипкачы Фоат Әбүбәкеров исә боларга өстәп, аның янәшәсендә булганнарга кайгыручан булуы турында сөйләде:

– Без аның белән дуслар идек. Дача йортларыбыз да кара-каршы иде бит. Раушаниянең иң асыл сыйфаты – кешелекле булуы. Ул һәрвакыт кемнедер кайгыртып яшәде. Ире Николай исән вакытта аны кайгыртты, аңа иҗади яктан ачылырга бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышты. Коляның кинәт китеп баруын бик авыр кичерде. Аның белән төннәр буе сөйләшеп, елап утыра идек. Ул чорда егетләребез бер-бер артлы дигәндәй китеп бардылар бит: Шамил, Коля, Мансур, Габделфәрт… Инде менә Раушанияне озатабыз. Көчле актриса, булдыклы, бөтен яктан килгән, мин дип күкрәк киереп йөрерлеге бар иде. Ә ул бервакытта да, мин актриса дип борын чөермәде, беркемнән дә көнләшмәде, беркем белән дә конфликтка кермәде. Ул беренче чиратта кеше иде. Соңгы көннәргәчә сәхнәдә булды. “Гөргөри кияүләре”ндә бик яратып уйный иде инде, ә менә 24 июньдә сәхнәгә чыга алмады, авырып китте. Ул чакта беребез дә хәле мөшкел дип уйламадык. Шул килеш ялга таралдык. Хәер, Раушания театрга хилафлык китерә торган кешемени соң инде ул?  Үз хәле турында беркемгә бер сүз ләм-мим. Раушаниячә инде.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт исә аның Тәмлетамак апага әверелүен искә алды:

– Күп еллар бергә эшләдек. Иң беренче “Ләйсән ире Хәсән” (Юныс Сафиуллин) спектаклендә бергә уйнадык. Аннары “Яшь Йөрәкләр”дә (Фәтхи Бурнаш), соңрак “Мәхәббәт турында сөйләшик” (Илгиз Зәйни) спектаклендә ир белән хатын булдык… Раушания “Балачак” студиясен җитәкләгән чорда бик матур образлар тудырдык. Нәтиҗәдә, беребезне – Тәмлетамак апа, беребезне Акбай абый дип йөртә башладылар. Туфан абыйның алты серияле “Авыл эте Акбай” безне балаларның иң якын дустына әверелдерде. Ә “Зәңгәр шәл”дә ул минем биш хатынның иң усалын уйнады. Инде шуларны уйлап, юанырга гына калды. Нишләтәсең бит, киләбез дә, китәбез. Аллаһы Тәгалә шулай язган. Сагынырбыз, юксынырбыз Раушаниябезне… Бу ай безнең өчен нишләптер югалтулар ае ул. Фирдәвес Хәйруллина шушы айда киткән иде, Хәлим Җәләй, Әнвәр Гобәйдуллин…

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин хушлашу мәрасимен алып барды. Ул Раушания Юкачеваның иң асыл сыйфатларын телгә алды:

– Аларны Коля белән икесен Марсель Сәлимҗанов Камал театрына кабул итте һәм ялгышмады. Аңарчы бу пар Әлмәт театрында эшләп ала. Раушания үзенчәлекле, кабатланмас артист иде. Булдыклы җитәкче буларак та үзен танытты. Аның тырышлыгы белән туксанынчы елларда, иң катлаулы вакытта “Балачак” студиясе оешты. Театрны танытуда бу студиянең дә роле зур булды. Алар Коля белән бик матур гаилә кордылар. Аны югалту Раушаниягә зур тетрәнү булды. Раушания шул вакытта егет икәнлеген күрсәтте. Бәлкем ялгызы калганда сыгылыплар төшкәндер, әмма эшкә ул елмаеп килеп керә, янып эшли, һәрвакыт ниндидер идеяләр уйлап таба иде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева бу хәбәргә әле һаман ышанып бетә алмавын сөйләде. Әле генә бергә ял итә алар һәм кинәт аңа үлем хәбәрен җиткерәләр:

– Мин  бу хәбәргә берничек тә ышана алмыйм. Соңгы ун көндә бергәләп шифаханәдә ял иттек. Шундый күңелле көннәр иде булды ул. Икәү ял иткәндә дә Раушания гел минем өчен борчылып яшәде. Даруыңны эчтеңме, суыңны эчтеңме, әйдә урманда йөреп кайтабыз дип, әйдәкләп торды. Театрда да миңа мөгамәләсе шулай иде. Ул мәрхәмәтле, көчле рухлы кеше. Аның таланты халык мәхәббәтен бик тиз яулап алды. Әле шифаханәдә дәваланганда “Мәхәббәт турында сөйләшик” спектакленең телевизион версиясен карадык. Үзенең уйнавын соңгы каравы булган икән. Хәзер менә туган авылына ахирәт йортына озатабыз. Минем өчен ул бераздан елмаеп кайтып керер кебек.

Раушания Хөснетдин кызы Юкачева туган авылы – Питрәч районы Күн авылы зиратында җирләнде. Искә алуыбыз рухына дога булып барсын, гүрләрен нурлы итсен.

Гөлинә Гыймадова

Рушания Юкачеваның шәхси архивтагы фотолары «Шәһри Казан» сайтыннан алынды


Фикер өстәү