Тәмәке көйрәтергә яратучы күршеңнән компенсация түләтү мөмкинлеген аңлатканнар

Европа юридик хезмәте юристы Орест Мацала “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә төтен тараткан өчен тәмәкече күршеләрдән компенсация таләп итәргә мөмкин булуы турында сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, бу мәсьәләдә иң кыены – тәмәке төтененең фатирга эләгүен раслау. Шуңа күрә күршеләрдән, әйтик, төтеннең аскы фатирда урнашкан тәрәзәдән күтәрелүен раслауда ярдәм итүләрен сорарга мөмкин.
– Алар шулай ук теге яки бу кешенең торагында төтен исе бетмәвен, ә аның күрше фатирдан керүен раслый ала, – дигән юрист.

Төтеннең күршеләрдән керүен раслаганнан соң судка дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итәргә була. Гаризага фотосурәтләрне, шулай ук участок полиция хезмәткәренең килүе турында беркетмәне кушып бирергә кирәк.

Сүз уңаеннан, узган елда Россиядә тартучылар саны 6 процентка кимегән.


Фикер өстәү