Ил сакчысы. Әгерҗе егетенең Украинадагы махсус хәрби операция барышындагы батырлыгы турында

Әгерҗе егете Сергей Гугало Украина хәрби көчләре танкын, ике БМП, пехота позицияләрен һәм дошманның 20 кешесен юк иткән. Батыр турында аны якыннан белгән кешеләр белән сөйләштек.

Россия солдатлары Украинада махсус хәрби операция барышында батырлык, хәрби осталык һәм үз бурычына тугрылык үрнәкләрен күрсәтә. Шуларның берсе – Әгерҗе егете, 22 яшьлек Сергей Гугало. Аның батырлыгы хакында Россия Оборона министрлыгы хәбәр итте.

Россия хәрбиләренең батальон-тактик төркеме (аның составында танк взводы төзәүче-операторы ефрейтор Сергей Гугало да була) бер торак пунктны азат итү өчен сан ягыннан күпкә өстен дошман белән аяусыз сугыш алып бара. Украина боевикларының танк ротасы пехота ярдәмендә, уңайлы урынга урнашып, торак пунктны саклый. Ефрейтор Гугало танк экипажы белән кинәт кенә бөтенләй көтелмәгән яктан дошманның танк ротасына һөҗүм итә. Ул дошманның бер танкын, ике БМП машинасын һәм 20 кешесен юкка чыгара. Шулай итеп, Россия хәрбиләре, ефрейтор Сергей Гугало батырлыгы ярдәмендә торак пунктны тулысынча азат итүгә ирешә.

Сергей белем алган Әгерҗенең 2 нче номерлы мәктәбе директоры Оксана Горось егетне, мәктәптә укыган чакта ук үз гамәлләренә тиешле бәя бирә белде, дип мактады.

– Барлык укытучылар да Сергейны бары яхшы яктан гына искә ала. Гап-гади, бик тырыш гаиләдән ул. Әти-әнисе биргән тәрбиясе аны күпләр өчен үрнәк итте. Кечкенә сыйныфларда укыганда ук җаваплылыгы, үз гамәлләренә тиешле бәя бирә белүе белән башкалардан аерылып торды. Спорт белән бик дус иде – хоккей уйнады. Аның батырлыгы турында ишеткәч, бик горурландык. Якшәмбе көнне укытучылар белән бергәләп каршы алдык үзен. Аны үзе укыган мәктәпкә чакырып, очрашулар уздырырга ниятлибез, – дип сөйләде ул.

Армиягә киткәнче Сергей Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалында белем алган. Уку йортының директоры Илшат Гайнетдинов егетнең ихтыяр көченә электән соклануын яшермәде.

– Бала чагыннан ук хоккей уйнады ул. Гаять ышанычлы сакчы булды. Кечкенә чакта ук спортта да, тормышта да холкы чын сакчыларныкы кебек иде. Дуслары өчен җанын ярып бирергә әзер егет ул. Тимер юлда эшли торган әтисенең һөнәрен дәвам итеп, безнең көллияттә машинист белемен алды һәм укуын кызыл диплом белән тәмамлады. Эшкә урнашырга өлгермәсә дә, укыган чакта ук үзен чын профессионал итеп күрсәтте. Бик борчылдык Сергей өчен, ләкин үзен чын батырларча күрсәтәчәгенә һич шикләнмәдек. Без аның белән горурланабыз. Әлбәттә, мондый егетләр турында яшьләр белеп торырга тиеш. Без дә мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаячакбыз, – дип сөйләде ул.


Фикер өстәү