Россия Герое Руслан Корбанов: «Командир һәрвакыт алдан барырга тиеш»

Командирга мондый зур һәм дәрәҗәле исем бирәләр икән, бу – беренче чиратта, аның кулы астындагы хәрбиләрнең уңышы. Күптән түгел Россия Герое исеменә лаек булган Руслан Корбанов әнә шулай ди. Казанның танк училищесын тәмамлаган, махсус хәрби операциядә үзен чын батыр буларак күрсәткән 26 яшьлек тыйнак егетнең тормыш сәхифәләрен барладык.

Руслан тумышы белән Дагыстан Республикасындагы Табасаранск районының Татиль авылыннан. 2006 елда алар гаиләләре белән Ставрополь краена күченәләр. 26 яшьлек батырның үсмерлек чоры Грачев районының Сергиев авылында уза. Ул чакта ук егет ирекле көрәш, самбо белән кызыксына. Буй җиткәч, Россиянең самбо буенча спорт остасына кандидат исеменә дә лаек була әле. Спорт кына түгел, алынган һәр эшен җиренә җиткереп башкарып чыгарга омтыла. «Холкым шундый», – ди егет үзе.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, 2014 елда Руслан Мәскәүнең югары гомумхәрби команда училищесына укырга керә, ә ике елдан аны Казанның югары танк команда училищесына күчерәләр. Бу уку йортын да ул иң яхшылар сафында тәмамлый.

– Казанда укыганда, үзен яхшы иптәш һәм көчле спортчы буларак күрсәтте. Горурлыгыбыз ул безнең! Танк училищесын тәмамлаган 13 егетебез, зур батырлык күрсәткәннәре өчен, Россия Герое исеменә лаек булды. Руслан – шуларның берсе, – диде безгә «Россия танкистлар берлеге» иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов.

Укуын тәмамлагач, Русланны Көнчыгыш хәрби округына җибәрәләр. Анда ул Тын океан флотының яр буе частьлары составына кергән аерым диңгез пехотасы бригадасында танк взводы командиры булып хезмәт итә. Бу елның 24 февраленнән махсус хәрби операциядә катнаша.

Яуда сынала

Кечкенә чагында кыюлыгы, көчле рухы белән аерылып торган Руслан хәрби операциядә дә үзен батыр сугышчы итеп күрсәтә. Май аенда ул бер торак пунктны азат итүдә катнаша. Разведка һәм штурмлау төркемнәрен дошман ягына алып чыга. Шунда аның танкына һөҗүм итәләр, Руслан яралана, әмма кире чигенми. Экипажы дошман белән көрәшүен дәвам итә һәм алар мөһим позицияне кулга төшерәләр.

Соңрак лейтенант Корбановның взводына тагын бер зур бәрелештә катнашырга туры килә. Икенче танктагы экипаж контузия ала, аларга дошман кулына әсир төшү куркынычы яный. Руслан яраланган иптәшләренә ярдәмгә ашыга. Ул аларны үз танкына утыртып, тыныч урынга озата. Аннары исә, каршы як утка тотуга карамастан, туктап калган икенче танкны да безнекеләр ягына алып чыга.

Дүрт көн эчендә Руслан Корбановның танк взводы Украина кораллы көчләренең 38 берәмлек техникасын, шул исәптән 15 танкын һәм 2 миномет батареясын, 250ләп кешесен юк итә. Бу взвод шәхси составына кергән бер солдат та зыян күрми. Нәтиҗәдә торак пунктны дошманнан азат итәләр.

Күрсәткән батырлыклары өчен 26 яшьлек өлкән лейтенант Корбанов, Россия Президентының «ябык» Указы нигезендә, Россия Герое исеменә лаек була. Бу дәрәҗәле бүләкне ул Россия оборона министры Сергей Шойгу кулыннан ала. Министрлыкның социаль челтәрләрендә урнаштырылган видеода күкрәгенә «Алтын Йолдыз» таккан егетнең күзләрендә бәхет чаткылары күренсә дә, үзе ул бу батырлыгы өчен солдатларына рәхмәт укый.

– Гадәттә, көндәлек тормышта хәрби эшләр турында сөйләргә тырышмыйм. Ләкин бу турыда әти-әниемә әйтми булдыра алмадым. Аларга әлеге уңышыбыз турында шундук хәбәр иттем. Сөенделәр, билгеле. «Горурланабыз», – диделәр. Үзем исә әллә ни зур хисләр кичермим. Командирга шундый зур һәм дәрәҗәле исем бирәләр икән, бу – беренче чиратта, аның шәхси составының уңышы. Без солдатларыбыз белән көчле. Хәзер инде кире хәрби операция зонасына, шәхси составым янына кайтам. Чөнки командир һәрвакыт алдан барырга тиеш, – дип сөйләгән Руслан Корбанов.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү