Әлмәт шәһәрендә балаларны кечкенәдән башка милләт традицияләре белән таныштыралар

Әлмәт шәһәренең 26 нчы «Чыршыкай» балалар бакчасында сабыйларга төрле халыклар фольклорын өйрәтәләр.

Безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларны рус халык иҗаты, халык бәйрәмнәре аша таныштыруга зур игътибар бирелә. Ни өчен нәкъ менә бәйрәмнәргә мөрәҗәгать иттек? Халык бәйрәмнәре балаларга үз халкының бер кисәкчеге итеп тоярга, аның гореф-гадәтләрен белеп  иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәр Халык диннәре, традицион йолалар, рус кешесенең көндәлек тормышы турында күзаллаулар бирә. Алар табигатькә, туган якка, ата-бабаларына, халык тарихына сакчыл карарга өйрәтәләр. Бәйрәм – ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төрле талантларны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек, чөнки бәйрәмнең төп үзенчәлеге-аның иҗади театральләштерелгән нигезе. Бу-балаларны һәм өлкәннәрне уртак максат белән берләштерү, кайбер эчке конфликтларны бетерү, аралашу шатлыгын, уртак иҗат шатлыгы тою мөмкинлеге. Халык бәйрәме сценариен эшләгәндә сүзле-музыкаль, драматик, уеннар сайлауга аерым игътибар бирелә.

Ел саен без балалар бакчасында бәйрәмнәр үткәрәбез:» Коз бэйрэме, Песнэк  көне, Яңа ел, Коймак бәйрәме, Пасха, «Тургай көне». Бәйрәмнәр эчтәлегенә башта музыка дәресләрендә өйрәнелгән материалны кертәбез. Балалар бик теләп җырлар җырлыйлар, бииләр, халык уеннары уйныйлар, бер үк вакытта көч-дәрт, талант һәм осталык күрсәтәләр. Балалар белән мондый бәйрәмнәр уздырганда, бу эш формасы милли тәрбия бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә ярдәм итә һәм яхшы нәтиҗә бирә. Балаларны рус халкының гореф-гадәтләре һәм иҗаты белән таныштыру тулы әхлакый-эстетик, милли тәрбия бирүгә ярдәм итә торган уңайлы мохит тудыра.

Кадырова Зөлфия


Фикер өстәү