Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева вафат

Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева вафат. Бу хакта Г. Камал исемендәге театрның Telegram-каналында хәбәр ителә.

«Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», — дип хәбәр итә театр аккаунты.

Артистканы соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында узачак.

  • Раушания Хөснетдин кызы 1959 елның 18 февралендә Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң Әлмәт театры труппасына кабул ителә. 1983 елдан — Камал исемендәге театр актрисасы.

Фикер өстәү