Депутатлар авыррак тормышлы кешеләр өчен социаль дисконт карта кертергә ниятли

Дума депутатлары авыррак тормышлы кешеләр өчен товарларны, дарулар һәм хезмәтләрне ташламалы бәядән сатып алу мөмкинлеге бирердәй социаль дисконт карта кертергә ниятли. Моның өчен «Дәүләт социаль ярдәме турында» законга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

RT хәбәренә караганда, социаль картаны җан башына туры килә торган кереме  яшәү минимумыннан кимрәк булган аз керемле гаиләләргә һәм ялгыз яшәүчеләргә, тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә, инвалидларга, инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарга, 55 яшькә җиткән хатын-кызларга һәм 60 яшькә җиткән ир-атларга бирү тәкъдим ителә. Картадан файдалану вакытының билгеле бер вакыт аралыгы белән чикләнмәячәге, ягъни сроксыз булачагы, бөтен Россия территориясендә йөреячәге, аңа хокуклы кешенең гаризасы нигезендә биреләчәге көтелә.


Фикер өстәү