Кран авып 32 яшьлек тиктокер хатын-кыз һәлак булган

Төмәннең Республика урамында җитештерү базасында бетон конструкцияләрне төяү эшләрен башкара тораган кран 12 метр биеклектән ауган.  Кабинадагы хатын-кыз һәлак булган.

Машинисткасы популяр тиктокер 32 яшьлек Эльвира булуы мәгълүм, аның ике баласы ятим калган.

«Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән төзелеш яки башка эшләрне алып барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Билгеле булганча, бу көнне шәһәрдә бик көчле җил булган, хәтта агачлар ауган


Фикер өстәү