Руннан кириллицага кадәр. Имла язмышында – милләт язмышлары

Бүген 31 июльдә Татар язуы көне билгеләп үтелә. Кайберәүләр аны Татар әлифбасы көне, дип тә атый. Галимнәр әйтүенчә, безнең борынгы бабаларыбыз сүзләрне һәм авазларны символлар (тамгалар) белән моннан 1470 ел элек – 552 нчееллар тирәсендә билгели башлый. Ул эш Урта гасырларның иң зур дәүләтләренең берсе – Кырымнан Монголиягә тикле сузылган Төрки каһанлыкта гадәткә керә. Дәүләтнең яралу вакытының да шул датага барып тоташуы мәгълүм. Тарихчылар, каһанлык төзелгәч, билгеләр кулланып мәгълүмат алышуның шактый киң төсмер алуын – аның хәтта ки дәүләт эшләрендә кулланыла башлавын әйтә. Шунысы да билгеле: ул тамгалар, ул язу алымы озак еллар дәвамында кайбер башка халыклар да кулланган рун язуы рәвешендә башкарыла.

Халыкларның, шул исәптән төрки бабаларыбызның да язуга тартылуын – сүз, иҗек, авазларны билгеләр аша белдерә башлавын, беренче чорларда ул гамәл камиллектән ерак торган мәлдә дә, бөек алгарыш, дип бәяләү дөрестер. Тел яралу – кеше затларының сүзләр кулланып, бер-берсенә теләк, карашларын җиткерергә өйрәнүе кыргыйлыктан цивилизация юлына чыгуда беренче адым булса, язу туу – икенче зур адым. Телдән-телгә тарихи вакыйгаларны, халык авыз иҗатын, аерым кешеләрнең затлы фикерләрен бары берничә буынга гына ирештереп була. Ә инде хәрефләр кулланып, «ташка басылган» мәгълүмат гасырлардан гасырларга күчә, тарихта кала. Һәм бу бик мөһим. Төрле язу рәвешләре, имла, әлифбалар тумаган, яралмаган булса, кешелек үзенең үткәнен ифрат та начар белер яисә бөтенләй дә белмәс иде. Галимнәр генә түгел, гади халык та тарихны тиешле дәрәҗәдә үзләштергән, үткәннән сабак алып яшәү гадәткә әйләнгән очракта, без – адәми затлар, ихтимал, кешене кеше итүче өченче адымга да дәгъва кыла башларбыз…

Рун язуына кайтканда, андый язу килеп чыгышының Төньяк Европага – бүгенге Дания, Швеция, Норвегия территориясендә яшәгән халыкларга барып тоташуы мәгълүм. Шуны белгән хәлдә, төрки кавемнәргә ул язу рәвеше шул тарафлардан кергән дияргә дә күпмедер нигез бар кебек. Ләкин белгечләр арасында беренче төрки «әлифба» нәсел, токым тамгаларыннан, төрле пиктограммалардан яралган, читтән кермәгән, диючеләрнең өстенлек итүе дә мәгълүм. Ни генә булмасын, 922 елга, яки Идел буе Болгар дәүләте ислам динен кабул иткәнчегә чаклы, бабаларыбыз үзләренең уй-фикерләрен ташка, агачка, сөяккә чокып, рун язуында язган. Ислам кабул ителүгә, халкыбыз руннан уңайлырак, камилрәк саналган гарәп әлифбасына күчә. Һәм  мең ел буе шул имланы куллана.

Бүген һәммәбезгә мәгълүм: Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы, Сараи, Мөхәммәдьяр поэмаларыннан алып, ХIХ гасыр татар мәгърифәтчеләре, фикер ияләренең хезмәтләренә чаклы барысы да шул графикада башкарылып, алар бүген безгә бөек язма мирас кына түгел, олы мәдәни мирас булып та килеп иреште. Элекке заманнарда, әлбәттә инде, китап басу булмаган. Шул ук әдәби әсәрләр, мөһим текстлар күчереп язу ысулы белән күбәйтелгән. Ул четерекле, катлаулы, сабырлык сораган эшне, гадәттә, мәдрәсә шәкертләре башкарып килгән, диләр. Китапларны матур итеп, бизәп, каллиграфия ысулы кулланып күчереп язу да булган. Халкыбыз, аның шактый өлеше озак дәверләр буе шуларны укып яшәгән, китапка олы ихтирам белән караган. Уку сәбәпле, ул һәрдаим мәгърифәткә, гыйлемгә тартылган. Табигый ки, андый традиция татарның телен, динен, милли мәдәниятен саклауда ифрат та зур роль уйнап торган.

Белгечләр әйтүенчә, мәсәлән, ХIII гасырда ук язылган «Кыйссаи Йосыф» китабы Октябрь инкыйлабына чаклы дәверләрдә һәр татар йортында диярлек булган, кадерләп тотылган гына түгел, даими укылган да. Зур мәдрәсәләр карамагындагы китапханәләр исә күп буын шәкертләренә мәгърифәт нуры чәчкән. Китапны күчереп язудан туктап, аны күбәйтү типография ысулы белән башкарыла башлагач, укуга, аң-белемгә игътибар тагын да арта. Кайбер чыганаклар искәртүенчә, 1801–1917 елларга караган вакыт аралыгында татар телендә җәмгысы 15 мең исемдәге китап чыгып, аларның гомуми тиражы 50 миллионнан артып киткән.

Тик гарәп графикасында башкарылган мең елдан арткан язма мирасыбыз дигәндә, шунысы аяныч:сугышлар, төрле бәла-каза, ут-күз аркасында аның хәтсез өлеше юкка чыккан. Монголлар һөҗүме чорында Бөек Болгардагы күп кулъязма китаплар, елъязмалар, китапханәләр яндырыла. Казан алынганнан соң мәшһүр Хан китапханәсендәге меңәрләгән кулъязма китапның юкка чыгарылуы мәгълүм. Хәтта совет чорына кергәч тә, диннән баш тарттык, дигән булып, гарәп графикасы белән язылган бик күп китаплар чүплеккә ташлана. Шулар гына җитмәгән, 1927 елда СССР дигән илдә төрки халыкларны, шул исәптән татарларны да латин графикасына – Яңалифкә күчерәләр. Гарәп шрифтындагы хәзинәгә игътибар кимүгә бу хәл дә үз өлешен кертә.

Ул чор татар зыялыларының бер өлеше милләтне гарәп шрифтыннан, аның белән бергә ун гасырлык мәдәни мирастан аеруга каршы була. Бер төркем интеллигенция вәкилләре Сталин исеменә хат яза, тик аларның фикере искә алынмый. Большевикларга унификация – илдәге бар булган төрки халыкларның бер имлада булуы, милләтләр арасындагы чикләрнең бетә башлавы кирәк була. Хәзер яхшы аңлыйбыз: латинга күчеп, гомерлеккә шул имлада калган тәкъдирдә без зур югалтулар кичермәс тә идек. Ул гынамы, милләтебез бүген төрки дөньяга гына түгел, гомумән цивилизацияле илләргә, компьютер технологияләренә якынрак та торган булыр иде. Телебездәге авызлар яңгырашы да хәрефләргә күбрәк, ныграк тәңгәл киләсе иде. Ләкин…

Ләкин латинга күчеп, нибары 12 ел узуга – 1939да, илдә шәхес культы урнашып, унификациянең яңа этабына керү аркасында, кабаттан дистәләгән милләтләрнең, шул исәптән татарның да фикерен сорап тормастан, рус әлифбасы – кириллица кертелә. Илдә инде ике ел барган зур террор аркасында, татар интеллигенциясе үз карашын белдерергә базмый. Ул гынамы, зыялыларыбызга 1927 елда язылган хат өчен дә җавап тотарга туры килә. Җыеп әйткәндә, кыска гына вакыт аралыгында ике әлифба алыштырып, өченчесенә күчү милләтебез, аның язма мирасы өчен генә түгел, тел, тарих, мәдәният дигәндә дә шактый зур тетрәнү булганын искәртү дөрестер.Дәүләтчелеге булмаган халыкларга үз язмышын үзе билгеләү ифрат та авыр шул.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү