Хәния Фәрхинең кызы Алсу: “Бу хакта 5 ел узгач кына сөйләргә булдым…”

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең үлгәненә 5 ел тулды. Җырчының кызы Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә, әнисен юксынып, бик җылы пост урнаштырган.

“Безне ташлап китүеңә 5 ел тулды, әнием. Юкса әле кичә генә булган кебек… Җәйге матур көн. Руслан институтта, мин – өйдә. Чираттагы ялга берничә көн генә калып бара. Шуңа аеруча зур күтәренкелек белән йөргән көннәр. Бер атнадан диңгезгә очарга тиешбез.

Иртән синең белән сөйләшеп алдык. Озакламый 1-2 көнгә Казанга килеп чыгарга җыенабыз, дидең. Шуннан соң Уфага – концертка (теплоходта булырга тиеш иде бугай). Аннан инде бер-ике көнгә минем янда калырга вәгъдә иттең. Планнар кордык, кинога барырбыз, “Мега”да көне буе йөрербез, диештек. Кибетләрдә озак йөрергә, шунда берәр җиргә туктап, тамак ялгап алырга ярата идек.

Бераздан Фирүзә апа шалтырата. Калтыранган тавыш белән: “Әниең авыр хәлдә, барган юлдан кире борылып, хастаханәгә киттек”, – ди. Бермәл берни аңламый, тораташтай катып калдым. Ничек инде, барысы да әйбәт иде бит әле… Берни дә юк иде… Үзем аның белән сөйләшәм, үзем ватсап аша Алия апам белән язышам. Нәрсә эшләргә, дип уйлашабыз, район тирәсендә медицина барыбер шәһәрдәге кебек түгел. Уфага ерак – 250 чакрым. Санавиация чакыртырга микән, дибез. Әмма бик катлаулы эш, барып чыгармы икән, дибез. Шулай уйлашкан арада 15-20 минут узды. Шулчак Фидаил шалтырата: “Алсу! Алсу дим! Үлгән ахры ул!”

АХРЫ… Бу сүз күңелемдә ышаныч уятты. Кайнатама шалтыртам, эштә ул. Хастаханә ерак – тиз генә барып җитеп булмый. Бераздан тагын шалтыратам. “Әти, дөрес хәлме бу?” Трубкада тынлык. Шунда барысын да аңладым…

Алия апага тавыш яздыргыч аша, ул үлгән, дип кычкырам, ә үзем гүя томан эчендә – берни аңларлык хәлдә түгелмен. Русланга шалтыратам – телефоны эшләми. Старостасына шалтыратып, хәзер үк өйгә кайтып җитсен, дим. Аны көтәм – вакыт шуның кадәр акрын уза… Бүлмәдән-бүлмәгә йөренәм, балконга атылып чыгам, “ярдәм итегез” дип кычкырам…

Тиз генә җыендык та Тәтешлегә киттек. Әнине Нефтекамскига ярырга алып киткәннәр иде инде. Төнне әбиемдә уздырды. Иртән Тәтешледә хушлашу булырга тиеш. Аны алып кайту өчен Казаннан махсус автобус җибәрелгән иде. Янына энекәше – Салават абый утырды. Без автобус артыннан киттек.
Менә кайтып җиттек. Урам тулы халык. Әмма мин Алия апамны гына хәтерлим. Әнине залга кертеп салдылар. Ул халык!… Киләләр, китәләр, елыйлар…

Икенче көнне Камал театры янында хушлашу булды. Әнием Яңа Татар бистәсе зиратында җир куенына иңдерелде.

Бу кайгыга ничек түзгәнмендер, белмим… Беренче елда үземне томан эчендә йөргән кебек хис иттем. Хәер әниемне мәңгегә югалтуымны әлегәчә тулысынча аңлый алмыйм.

Бу хакта 5 ел узгач кына сөйләргә булдым. Сөйлисем килде. Нигә икәнен үзем дә аңламыйм.

Мин сине яратам, әнием! Беркайчан да сине онытмыйм һәм онытмаячакмын!”

Хәния Фәрхинең кызлары Алия белән Алсу: «Әнинең иң зур хыялы чынга ашмый калды»


Фикер өстәү