Казанда «Чайка» ретроавтомобильләре күргәзмәсе узды

Бүген Казанда, Кремль янында, «Чайка–ГАЗ» Бөтенроссия Хөкүмәт автомобильләре слеты кысаларында Муса Җәлил һәйкәле янында «Чайка»ретроавтомобильләренең уннан артык төре тәкъдим ителде. Чараның инициаторы һәм оештыручысы-«Чайка» автомобильләре хуҗаларының Гомумроссия клубы белән берлектә «Авторетроклуб-21».

«Илдә инде берничә ел «Чайка» автомобильләре хуҗалары клубы эшли, һәм быел без беренче тапкыр региональ слет уздырабыз, моңа кадәр мондый чаралар Мәскәүдә генә узды, — дип сөйләде клуб җитәкчесе Роман Пинаев, — безнең бурыч — Казанда Татарстаннан гына түгел, якын-тирә төбәкләрдән дә максималь санда катнашучылар җыю иде. Нәкъ менә шундый күргәзмәләрдә теләгән һәркем Россия автосәнәгате казанышлары, безнең бай автомобиль һәм сәнәгать тарихы белән таныша ала».

 


Фикер өстәү