Рөстәм Миңнеханов кырда эшләүчеләргә өстәмә түләүләр бирергә кушкан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел көзге уңышны сыйфатлы һәм оператив рәвештә җыеп алуны йөкләде. Эш максималь кыска вакыт эчендә һәм югалтуларсыз узсын өчен, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, район һәм агросәнәгать предприятиеләре башлыклары хезмәткәрләрнең лаеклы хезмәт хакын тәэмин итәргә һәм кыр эшләре алдынгыларына кызыксындыру түләүләре бирү өчен өстәмә чаралар күрергә тиеш, дип белдерде ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә, дип яза «Татар-информ».

Кайбер районнарда ашлык сугу эшенә керештеләр инде, дип билгеләп үтте Миңнеханов. Быел барлыгы 1,5 миллион гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар, 427 мең гектар мәйданда май культураларын җыеп алырга кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте.

Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлык җыюда 3 мең 417 берәмлек комбайн эшләячәк. Соңгы өч елда республикада техниканың 20 проценты яңартылды, 635 яңа комбайн сатып алынды. Аерым алганда, быел предприятиеләр 104 берәмлек техника алды, дип искәртте республика җитәкчесе. «Моннан тыш, техниканы читтән җәлеп итү буенча эшләргә кирәк. Әлегә пландагы саннар – 250 берәмлек», – дип өстәде ул.

Ул шулай ук тармак хезмәткәрләренә кызыксындыру түләүләре бирү турында уйларга чакырды. «Мотивация җитди булырга тиеш. Кешеләр акча эшләргә тиеш. Без моның хисабына күбрәк уңыш алачакбыз. Комбайнчы хезмәте бик авыр. Механизаторларның ике сменалы эшен оештырырга, аларны вакытында кайнар аш белән тәэмин итәргә кирәк», – дип сүзен тәмамлады Миңнеханов.

 


Фикер өстәү