Август аенда татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә

30 августта, Республика көне билгеләп үтелү сәбәпле, өстәмә ял бирелә. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының производство календарендә әйтелгән.

Министрлыкта искә төшереп үтелгәнчә, 30 август (сишәмбегә туры килә) закон буенча бәйрәм көне булып тора. Алдагы көнне – 29 августта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
Сүз уңаеннан, Татарстанда яшәүчеләр быел барлыгы 119 көн ял итәчәк.


Фикер өстәү