Татарстанда яшәүчеләр хакимият органнарына социаль челтәрләр аша ешрак мөрәҗәгать итә башлаган

Беренче яртыеллыкта социаль челтәрләр аша дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләр саны узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 26 процентка арткан (узган елда – 33 890, быел – 26 840 мөрәҗәгать алынган). Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Төбәкне идарә итү үзәге проект офисы рәисе Сәрия Сабурская Министрлар Кабинеты утырышында шундый сан китереп үткән. Социаль челтәрләр аша Казаннан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга районнарыннан хәбәрләр бигрәк тә еш алына икән.

Бу ысул белән асылда юллар, төзекләндерү, социаль хезмәт күрсәтү, социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык, җәмәгать транспорты, төзелеш һәм архитектура, сәламәтлек саклау, иминлек, мәгариф һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать ителә.

Регламент буенча, социаль челтәрләр аша алынучы барлык хәбәрләр 8 сәгать эчендә эшкәртелергә тиеш. Сабурская билгеләп үткәнчә, вакытында эшкәртелмәгән мөрәҗәгатьләр өлеше бер проценттан да кимрәк тәшкил итә. Ә инде җавап бирүнең тизлеге буенча (3 сәгать тә 1 минут) Татарстан Россия буенча уртача күрсәткечтән алдарак бара (3 сәгать тә 22 минут). Бигрәк тә Апас, Яңа Чишмә, Чистай һәм Түбән Кама районнары, шулай ук Чаллы һәм Казан шәһәрләре администрацияләре кешеләрнең социаль челтәрләр аша юлланган сорауларына бик тиз җавап бирә (2 сәгатьтән кимрәк вакыт эчендә).

Ә менә Әлки, Спас, Әгерҗе, Чүпрәле, Кукмара, Бөгелмә, Сарман, Буа, Мөслим һәм Нурлат районнары акрынрак кыймылдаучылар исемлегенә эләккән: боларында хәбәрләрне эшкәртү вакыты 6 сәгатьтән артып китә. Шул ук вакытта Әлки һәм Буа районнары вакытында җавап бирмәүче районнарның антирейтингында да беренче урыннарны били.

Министрлыклар һәм ведомстволарга килгәндә, җавап бирүнең тизлеге (3 сәгатьтән кимрәк) буенча Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы иң алда бара.


Фикер өстәү