Иң яхшы нәтиҗәләргә Казан, Чаллы һәм Бөгелмә укучылары ирешкән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында БДИдан 100 балл җыючылар турында ролик урнаштырган. Укучылар икешәр фәннән йөзәр балл җыйганнар.
Рөстәм Миңнеханов: «Безнең горурлыгыбыз! Горурланабыз!» – дигән.