Казанга Яшь дипломатлар глобаль форумына дөньяның төрле почмакларыннан йөздән артыграк делегат киләчәк

26-30 августта Казанда беренче тапкыр V Яшь дипломатлар глобаль форумы узачак. Анда дөньяның 60тан артыграк иленнән 100ләп белгечнең җыелуы көтелә.

Глобаль форумның темасы – “Дипломатия өчен яңа чор”. Эшлекле сессияләр барышында бүгенге шартларда дипломатиянең яңа юнәлешләре һәм кыенлыклары, халыкара мөнәсәбәтләрдә цифрлашу, мәгълүмат иминлеге һәм кибериминлек, “мәдәниятне инкарь итү” дәвере һәм интеграцион берләшүләрнең киләчәге буенча фикер алышу булачак.

Моннан тыш Халыкара яшь дипломатлар ассоциациясенә яңа әгъзалар кабул итү тантанасын үткәрү планлаштырыла. Башлангыч мәгълүматларга караганда, анда дөньяның төрле илләреннән тышкы сәяси ведомстволарның 100дән артыграк яшь хезмәткәре катнашачак.

Форумда федераль һәм төбәк хакимият органнары, иҗтимагый-сәяси даирә вәкилләренең, галимнәр һәм эшмәкәрләрнең чыгыш ясавы көтелә.


Фикер өстәү