Кырымда егет белән кыз утырган машина диңгезгә төшкән

Кырымның Тарханкут ярымутравында туристлар утырган автомобиль текә ярдан диңгезгә төшкән. Машинада бер кыз белән егет булган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автомобильнең текә ярның алгы өлешендә торуы билгеле. Яшьләрнең ни сәбәпле зур тизлек белән  алга ыргылулары әлегә билгесез. Моны тикшерүчеләр ачыклаячак.

Кызның хәле авыр, ә егетнеке уртача дип бәяләнә.


Фикер өстәү