Татарстанда янгыннарда 80 кеше һәлак булган

Ел башыннан бирле Татарстанда 3 меңгә якын янгын очрагы теркәлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 80 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган. 

Моннан тыш янгыннарда 115 кеше зыян күргән, 218ен коткарып калуга ирешелгән. Алдагы көнне Чаллыдагы күпфатирлы йортта янгын чыккан. Фаҗигадә ике баланың (2017 һәм 2019 елгы) гомере өзелгән. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү